Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чистарыныр чак

Әлмәт районында экологик икеайлык дәвам итә. Үзизоляция режимы шартларында быел чистарту эшләре барышында санитар-эпидемиологик чараларны саклауга аеруча игътибар бирелә.

Шәһәр күләмендәге зур өмәләр уздырылмаса да, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты хезмәткәрләре биләмәләрне җыештыру эшләрен даими оештыра, үзләре дә аларда актив катнаша, законсыз чүп түгү урыннарын да юк итәләр. Һәрвакыттагыча чараларда милли диаспоралар үз өлешләрен кертә. Муниципаль предприятиеләр шәһәрдәге чишмәләрне чистарта, идарәче компанияләр ишегалларында тәртип урнаштыра, агачларны, бордюрларны буйый. Юлларны чистарту да тулы көченә бара. Авылларда шулай ук территорияләрне җыештыру эшләре гөрли.

1 апрельдә башланган экологик икеайлыкта барлыгы 700 дән артык кеше катнашкан, полигонга 1413 кубометр чүп-чар чыгарылган.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса