Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Экология

Әлмәтлеләрне күгәрчен ашаткан өчен штрафлар турында кисәттеләр

Белгечләр йортсыз хайваннарга, азык калдыкларын ишегалларында калдырмыйча, оешкан рәвештә ярдәм итү яхшырак, дип искәртә.

Әлмәтлеләрне күгәрчен ашаткан өчен  штрафлар турында кисәттеләр

Әлмәт ишегалларында йортсыз хайваннарны ашату антисанитариягә һәм административ штрафка китерергә мөмкин. Ипи, сөяк калдыклары һәм халык мәчеләргә, этләргә һәм кошларга калдыра торган башка азык калдыклары еш кына күсе һәм бөҗәкләрне җәлеп итә.

Шәһәр халкы мондый ярдәмгә төрлечә карый. Берәүләр хайваннарны ашатуны яхшы эш дип саный, икенчеләре мондый «төшке ашлардан» соң ишегалларында чүп-чар һәм ямьсез ис кала, ә кошлар һәм кимерүчеләр даими рәвештә өстәмә азык урыннарына кайта башлыйлар дип зарлана.

Галиев урамындагы 29 нчы йортта яшәүчеләр дә шундый хәлгә юлыккан. Аларның сүзләренә караганда, күршеләрнең берсе канализация люкларында һәм күрше подъездларда ризык калдыра. Шәһәрлеләр азык калдыклары антисанитария чыганагы булачак һәм күсе барлыкка килүгә китерәчәк, дип саный.

10 июльдән Әлмәттә торак массивларда, җәмәгать урыннарында һәм социаль объектлар янында хуҗасыз терлекләрне ашату тыела. Ашамлыкларны ишегалдында калдыру шулай ук тиешсез урында чүп ташлау дип каралырга мөмкин. Хокук бозган өчен өч мең сумга кадәр штраф каралган.

Халык мондый очракны фотога яки видеога теркәргә һәм материалларны участковыйга, Роспотребнадзорга яки дәүләт торак инспекциясенә җибәрергә хокуклы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса