Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләр шарлавыклы буаларда күбек турында зарлана

Урынга экологлар килде.

Экология министрлыгы шәһәр башкарма комитетына дәгъва Әзерләде.

Әлмәтлеләр шарлавыклы буаларның суы өслегендә күбек булу турында хәбәр иттеләр. Шул уңайдан экологлар янә шул урынга чыгып, су пробалары алдылар. Мәгълүматны ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Анда, шул исәптән, халыкның беренче шикаяте булу исәпкә алып, экология министрлыгы Әлмәт башкарма комитетына дәгъва әзерләде.

«Башкарма комитетка яңгыр канализациясе челтәрләрендә яңгыр сулары агызыла торган эксплуатация оешмасын билгеләргә һәм беркетергә кирәк, чөнки элегрәк үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә «яңгыр канализациясе»нең хуҗасыз булуы билгеләнде», – диелә анда.

Моннан тыш, якындагы микрорайоннарда яшәүчеләр сүзләренчә, шарлавыклы буаларга якын урнашкан һәм балансында автомойка булган сәнәгать территориясеннән сулыкка җир астыннан ташландык суларны агызу оештырылган.

Билгеле булганча, бу фактны раслау өчен экология министрлыгы шәһәр башкарма комитеты адресына әлеге районда ташландык суларны агызу челтәрләренең проект документларын алу өчен запрос җибәргән.

Күптән түгел «Әлмәт таңнары» шикаятьләр аркасында экологларның шарлавыклы буалардан су пробалары алуын хәбәр иткән иде. 

 

 

Фото: ТР экология министрлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса