Әлмәт театры 82 нче сезоннын ачты
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры 82 нче сезоннын ачты

Әлмәт театры ишекләрен ачты.

Ленин мәйданында кунакларны театральләштерелгән программа каршы алды, ә сәхнәдә Галиәсгар Камалның «Беренче театр» пьесасыннан рухланып, татар театрының 120 еллыгына багышланган зур ретроспектива. Төрле еллардагы спектакль геройлары-40 нчы еллардан алып безнең көннәргә кадәр-бер сәхнәдә очраштылар.

Сәламләү сүзләре белән район башлыгы урынбасары Рамил Закиров, «Татнефть» хәйрия фонды вәкиле Эльмира Өлфәт кызы һәм театр директоры Фәридә Исмәгыйлева чыгыш ясадылар. Коллективны котладылар, бүләкләр тапшырдылар һәм матур сезон теләделәр.

82 ел эчендә театр 400дән артык спектакль куйган һәм күп кенә фестивальләрдә, шул исәптән «Алтын битлек» һәм Тукай исемендәге Дәүләт премиясендә лауреат булган.