Торак инспекторлары бер атна эчендә Татарстан буенча 70 йортны тикшергән.
Әлмәтнең «Алсу» идарәче компаниясенә Нефтьчеләр урамындагы 29 нчы йортны начар карап тоткан өчен 125 мең сум штраф салынды. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.
Инспекторлар анда берьюлы 11 хокук бозу очрагын тапкан: тамбурлы керү ишекләре канәгатьләнерлек хәлдә түгел — тыгыз ябылмый, ярыклар кала, ишекләрнең буяу катламы коела, подвалга керү ишеге тамбурлы бүлектә шулай ук начар ябыла, йорт яны территориясендә үлән өлешчә генә чабылган, подъезд өстендәге козырек канәгатьләнерлек хәлдә түгел.
- Тикшерү нәтиҗәләре буенча беркетмә төзелде, ул компания өчен атнаның иң зур штрафларының берсенә әверелде. Торак инспекторлары бер атна эчендә Татарстан буенча 70 йортны тикшергән һәм миллион сумга якын штраф салган. 83 хокук бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 48 беркетмә төзелгән.