21 әлмәтледә диспансеризация вакытында эчәк яман шеше тапканнар
Сәламәтлек

21 әлмәтледә диспансеризация вакытында эчәк яман шеше тапканнар

Пациентлар дәвалануга юнәлдерелгән.

Әлмәттә 21 кешедә бушлай диспансеризация вакытында эчәк яман шеше ачыкланган. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Колоректаль яман шеш озак вакыт симптомсыз узуы белән куркыныч, һәм еш кына пациентлар табибка бик соң мөрәҗәгать итә.

Әлмәт үзәк хастаханәсендә һәм 3 нче поликлиникада барлыгы 22 меңнән артык кеше яшерен канга анализ тапшырган. Расланган диагнозлы барлык пациентлар да дәвалануга җибәрелгән инде. Табиблар искә төшерә: авыру акрын үсә, ә тизәктәше кан яки авырту кебек ачык билгеләр соңрак кына күренә башлый.

Тикшерүне ОМС полисы буенча бушлай узарга мөмкин. Иртә диагностиканың төп ысулы — тизәкне яшерен канга анализлау. Әгәр тест уңай булса, пациентны  колоноскопиягә җибәрәчәкләр, анда табиб проблеманы табып кына калмыйча, куркыныч полипларны шунда ук алып ташларга да мөмкин.