Газ бирүне фатирларны йөреп чыкканнан соң гына торгызачаклар.
Әлмәттә яшәүчеләрнең берсе су җылыткычны үз белдеге белән алыштырганга күрә, тулы бер подъезд газсыз калган. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте. Фәхретдин урамындагы 16 нчы йортта кемдер мастерга дигән акчаны янга калдырырга булган һәм нәтиҗәдә газүткәргечне су белән тутырган.
Авария аркасында 20 фатир ризык әзерләү һәм кайнар су белән юыну мөмкинлегеннән мәхрүм калган. Хәзер газчылар гаепле кешене табу һәм һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен барлык фатирларны әйләнеп чыга.
Халыкка мөстәкыйль ремонтның тормыш өчен куркыныч булуын һәм закон белән җәзалануын искә төшерәләр. Профессионалны чакыру якынча 3000 сум тора, ә менә «үзешчән эшчәнлек» нәтиҗәләрен бетерү гаеплегә күп тапкырга кыйммәтрәк төшәчәк.