Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә шикаятьләр аркасында экологлар шарлавыклы буаларда су пробаларын алды

Нәтиҗә 7 көннән соң билгеле булачак.

Социаль челтәрләрдә әлмәтлеләр шарлавыклы буалардагы сулыкта күбек булу турында хәбәр итте. Шул сәбәпле экологлар  урынга чыгып, су пробалары алдылар. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Су объектын тикшерү вакытында (3 октябрь) күбек табылмады, территория контрольгә алынды. Бүген инспекторлар янә сулыкка чыктылар һәм су өслегендә аз күләмдә күбек таптылар», – диелә анда.

Су пробалары алынган, нәтиҗәләр җиде көннән соң билгеле булачак. Анализ нәтиҗәләре буенча реакция чаралары күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса