Табиблар барлыгы 75 операция үткәргән.
Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1114 тапкыр чыккан. Табиблар меңнән кешегә ярдәм күрсәткән. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.
Кабул итү бүлекләренә төрле шикаятьләр белән 409 кеше мөрәҗәгать иткән, 100 баланы стационарга озатканнар. Табиблар барлыгы 75 операция уздырган, аларның күп өлеше офтальмологиягә туры килгән. 644 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.
Ашыгыч чакырулар арасында 24 инсульт һәм 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.