Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәтлеләргә элеккеге зоопаркта яшәгән хайваннарның кайда икәнлеләрен хәбәр иттеләр

2022 елның 1 гыйнварыннан минизопарклар һәм контактлы зоопарклар эшчәнлеген тыйдылар.

Әлмәтлеләргә ул ябылганнан соң хайваннар язмышы турында сөйләделәр. Бу хакта мәгълүмат «ВКонтакте»да парк аккаунтында урнаштырылган.

"Тиеннәр үз урынында яши һәм җәен аларны парк территориясенә чыгарырга планлаштырабыз. Понилар гаиләсе Ромашка һәм Томан Алабуга ат-спорт мәктәбенә яшәргә киткән. Уклы керпеләр (дикобраз) һәм кыр кәҗәсе Ижау зоопаркына килүчеләрне сөендерәчәк. Страуслар һәм фазаннар Казан янындагы  экология фермасына сатылган, ул ТР туристик маршрутына кертелгән", – диелә хәбәрдә.

Элеккеге зоопарк территориясендә агачлар һәм куаклар утыртылачак.

"Хәзер безнең коллектив алдында паркның бу почмагын уңайлы һәмматур итү бурычы куелган, анда безнең паркта булмаган агачлар һәм куаклар: имәннең һәм талның төрле төрләре, аю баланы, балан, аморфа, тсуга утыртылачак", – дип аныкладылар хәбәрдә.

Шулай ук бу эшнең озак сроклы булуын, утырту бу сезон дәвамында башкарылачагын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса