Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан гаетен ничек бәйрәм итәргә?

10 көннән Корбан гаете җитә. Шуңа бәйле рәвештә, "Дин вә Мәгыйшәт" газетасы популяр сорауларга җавап бирә.

«Корбан гаете ничә көн була?»

Корбан гаете Рамазан ае тәмамланып 70 көн узганнан соң билгеләп үтелә. Быел ул 30, 31нче июль, 1нче август көннәрендә бәйрәм ителә.
Корбан гаете 31енә туры килә.

«Корбан гаете көннәрендә нишлиләр?»

  •  мөмкинлеге булганнар 10 көн дәвамында ураза тота.
  • бәйрәм алдындагы төнне намазда үткәрү хәерле. Нәкъ менә бу вакытта Аллаһы колларының догаларын кабул кыла.
  • Корбан бәйрәме көнне мөселманнар госелләнеп, пакь киемнәрен киеп, мәчеткә җәмәгать намазына җыела.
  • Коръән укыйлар, имамның корбан чалуның мәгънәсе турындагы хотбәсен тыңлыйлар.


 Корбан чалу йоласын башкарганнан соң,
- итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга,
- тагын бер өлешен мохтаҗларга садака итеп таратырга,
- ә калганын, гаиләң, туганнарың белән табын ясап бәйрәм итәр өчен калдыру тиешле.

 Туганнарга, күршеләргә һәм кардәшләргә кунакка бару, хәлләрен белешү, аларның үзләрен кунак итү бик күркәм гамәл булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса