Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ислам мәдәнияте музеенда мөнәҗәт әйтелгәндә, Аллаһ исеме кергән каллиграфик әсәр ясалды

Мөнәҗәтләрне яшь музыкантлар Илгиз Шәйхразиев, Алмаз Әсхәдуллин һәм Ләйсән Гәрәева башкарды.

Каллиграфия остасы Алексей Горин, Ислам мәдәнияте музеенда мөнәҗәтләр башкарылган вакытта, Аллаһы Тәгалә исемен кертеп, каллиграфик әсәр язды.

"Алексей Горин эшләгән материалда Аллаһ исеме чисталык һәм сафлык булып калды, ягъни ул исем буялмады. Ә башка урында Аллаһы Тәгаләнең җиде исеме язылды", - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев.

Мөнәҗәтләр һәм бәетләр, асылда, ислам һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) темасына багышланды. Музыкантлар татар халык җырларын да искә төшерде.

"Кайбер кешеләр дөрес аңламаска да мөмкин. Без мәчет эчендә концерт куеп җырламадык, киресенчә, бәетләр һәм мөнәҗәтләр әйттек. Бәет белән мөнәҗәтне җырламыйлар, аларны әйтәләр. Чөнки мөһим рольне сүз уйный", - диде хәбәрчегә Илгиз Шәйхразиев.

"Бәетләрдә һәм мөңәҗәтләрдәге сүзләр - халык сүзләре. Алар дингә, матурлыкка, игелеклелеккә өнди", - ди Илгиз Шәйхразиев. 

 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса