Әлмәтле «ТАТАР АЗАНЫ» бөтенроссия азан башкару конкурсында җиңү яулады
Дин

Әлмәтле «ТАТАР АЗАНЫ» бөтенроссия азан башкару конкурсында җиңү яулады

Бәйгегә илнең төрле төбәкләреннән катнашучылар килгән иде.

🕌21 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең «Болгарская застава» тарихи-мәдәни комплексында «ТАТАР АЗАНЫ» бөтенроссия азан башкару конкурсы узды!

Конкурс 7-13 яшьлек балалар һәм өлкәннәр арасында үткәрелде. Быел барлык призлы урыннарны да диярлек яңадан Татарстаннан катнашучылар алды.

7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге малайлар төп приз –  электровелосипед өчен ярыштылар, ә 14 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм ир – атлар гомрәгә юллама өчен ярыштылар.

Әлмәттән Сафин Ринат Җәүдәт улы өлкән катнашучылар арасында җиңү яулады.

Конкурс финалында һәр номинациядә 10 катнашучы чыгыш ясады, алар жюрига көндезге форматта азан башкаруларын күрсәттеләр.