Ветераннар өчен полкташлары белән видеоэлемтә оештырыла
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Ветераннар өчен полкташлары белән видеоэлемтә оештырыла

Җиңү волонтерлары "Полкташлар" Бөтенроссия акциясе кысаларында ветераннар өчен видеоэлемтә сеансы оештырган.

Җиңү көне үтүгә дә карамастан, волонтерлар бер-берсе белән аралашырга теләүче ветераннарны һәм полкташларны эзләү эшен дәвам итә.

Мисал өчен, Бөек Ватан сугышы ветераны Рөстәм Хәбибулин әлеге акция кысаларында ничә елдан соң Санкт-Петербургтагы полкташы белән белән аралаша алган.
"Яшьләргә әлеге мөмкинлек өчен рәхмәт", - дигән ветеран.

Акция турында тулырак волонтерыпобеды.рф сайтында танышырга була.