Бәйне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Анда Татарстаннвң 24 муниципаль районыннан 330 бала катнашкан. Өч җиңүченең икесе - Әлмәт районыныкы. «Заря» яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче Софья Лукоянова - «Видео» номинациясендә беренче урын иясе булса, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ранис Сәлахетдинов - «Рәсем» номинациясендә җиңү яулады.
Конкурсның төп бурычы - яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар җәлеп итү.