"Урам тайм" шәһәрдә чаралар сериясен дәвам итә
АФИША

"Урам тайм" шәһәрдә чаралар сериясен дәвам итә

Проект "Шәмсенур" паркында тамашачыларны һәм катнашучыларны көтә.

Сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе 16.00 дән Шәһәр сәнгать мәктәпләре укытучыларыннан мастер-класслар.

Җомга 18.00 дән Әлмәт милли-мәдәни үзәгенең "Салават күпере" курчак театрыннан "Бравый солдат Петрушка" спектакле.

Шимбә 16.00 дән "Җәйге кәеф" гипс сыннары ясау буенча мастер-класс.

Якшәмбе 18.00 дән "Сезнең өчен, чын күңелдән" ӘМР иҗат коллективлары концерты.