Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Бүген “Нефтяник” эстрада һәм спорт йолдызлары командасы белән уйнаячак

16 гыйнвар көнне Әлмәттә “Нефтяник” һәм эстрада һәм спорт йолдызлары командасы арасында иптәшләрчә матч уза.

Йолдызлар командасы өчен Марат Бәшаров, Кирилл Андреев (“Иванушки” төркеме), Сергей Кристовский (“Уматурман” төркеме), Дмитрий Сычев һәм башка танылган шәхесләр уйный.

Олимпия уеннарының көмеш призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Алексей Морозов  хәбәр иткәнчә,  КХЛ  хоккее йолдызлары атналыгы кысаларында узачак иптәшләрчә матчта ул үзенең элеккеге партнерлары Данис Зарипов һәм Сергей Зиновьев белән бер өчлектә уйнаячак.

- Йолдызлар атналыгында шулай ук ветераннар матчы да була. Мине Морозов-Зарипов-Зиновьев өчлегенең кабат бергә кушылуы шатландыра, - дип белдерде  Алексей Морозов.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса