Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сез тагын да матурырак бизәгәнсез бу юлы

Нинди генә катлаулы чор булмасын, авыл кешеләрендә бәйрәм рухы барыбер яши .

Яңа ел бәйрәме алдыннан авыл җирлекләрендәге йорт, бина тирәләрендә кардан, боздан төрле сыннар ясап урнаштыру гомер-гомергә матур традиция булды. 

Яңа елга яңа өметләр, иң изге теләкләр юллый торган могҗизалы чорда бераз гына вакытка булса да борчу-мәшәкатьләрне онытып торуга һәркем лаек. Кичке якта авыл урамнары буйлап узганда аеруча күңелле бит. 
Районыбызның Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе, Сөләй, Кичү, Борискино, Габдрахман, Кама-Исмәгыйль, Елховой, Рус Акташы, Ерсубайкино авыллары бәйрәм бизәлешенә быел да бик җаваплы килгәннәр. Йорт тәрәзәләре, ишегаллары аллы-гөлле утлар белән җемелди, бина тирәләрендә кар сыннары сәламли. Аларны күргәч, чыннан да Яңа ел якынлашканын сизәсең, балачак елларына кайткандай буласың. 

Тирә-юньгә бәйрәм рухы иңдерүчеләр әле дә булса шул  укытучылар, укучылар, мәдәният, авыл советы хезмәткәрләре. Нәкъ менә шушы фидакарьләр тырышлыгы белән Әлмәт җирлегендәге авылларыбыз тулы тормыш белән яши дә, эшли дә һәм бәйрәм дә итә. 

Тормыш дәвам итә, монда бит әле иң мөһиме сабыйларның күңелен күрү, аларны куандыру икәнен дә истән чыгарырга ярамый. Тирә-ягыбызны Яңа ел кәефенә төрү бик савап-лы гамәл. Барыбыз да исән-сау гына була күрик, тормышыбызның чираттагы яңа чорына җиңел, ышанычлы адымнар бе-лән атлап керергә язсын һәрберебезгә дә. 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса