Әлмәт янә Россия триатлонының үзәгенә әверелде
Әлмәт, триатлон буенча масштаблы ярышларны кабул итеп, сигезенче тапкыр рәттән үзенең триатлон башкаласы статусын раслады.
Әлмәт янә Россия триатлонының үзәгенә әверелде
Әлмәт, триатлон буенча масштаблы ярышларны кабул итеп, сигезенче тапкыр рәттән үзенең триатлон башкаласы статусын раслады. 2018 елдан бирле ел саен уздырыла торган спорт чарасы быел Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән килгән профессионалларны һәм һәвәскәрләрне берләштерде.
Чара кысаларында триатлон буенча Россия беренчелеге ярышлары, TIMERMAN спорт чаралары сериясеннән һәвәскәрләр йөгереше, шулай ук Татарстан Республикасы балалар лигасы ярышлары узды.
Ярышларның беренче көне иң тыгызы булды: спортчылар үз яшь категорияләрендә ярыштылар, ә көннең кульминациясе «Sprint» шәхси зачетында массакүләм старт һәм «Sprint relay» команда эстафетасы булды.
Татнефть Әлмәт триатлонының үзенчәлеге быел Россия Федерациясенең 24 субъектыннан гына түгел, Казахстаннан да спортчылар катнашуы булды.
Ярышларда катнашучыларны тантаналы рәвештә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, «СМУ-88» төркеме директоры Наил Галиев, Россия триатлон Федерациясенең техник делегаты Игорь Пендзюх һәм «TIMERMAN» спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров сәламләде.
Гүзәл Хәбетдинова чараның әһәмиятен ассызыклап: «Бүген Әлмәт ике илдән спортчыларны кабул итә. Мондый дәрәҗәдәге спортчыларны, шулай ук чара кунакларын һәм җанатарларын кабул итү зур мәртәбә. Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановның һәрьяклы ярдәме белән Әлмәт елдан-ел спорт җәлеп итү ноктасына әверелә бара».
Ярышларның икенче көнендә акцент Россия триатлонының киләчәгенә күчте. 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь спортчылар Татарстан Республикасы балалар лигасы ярышларында катнаштылар.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа