Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Батырның исемен мәңгеләштерделәр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә.

Шушы көннәрдә Әлмәттә туып-үскән Динар Кадыйров истәлегенә ул укыган Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе фасадына мемориаль такта куелды. Аны ачу тантанасында геройның якыннары, дуслары, район һәм мәктәп җитәкчелеге катнашты. Аларның һәрберсе Динар турында якты истә-лекләре белән уртаклашты. 

Динар Кадыйров гимназияне тәмамлаганнан соң Казан федераль университетына укырга керә, аннан соң армия сафларында хезмәт итеп кайта. 

2022 елның октябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Взвод командиры, лейтенант Д. Кадыйров хәрби бурычын намус белән үти һәм яу кырыннан иптәшләрен алып чыкканда геройларча һәлак була.
 
Россия Президенты Владимир Путинның 20.02.2023 елгы Указы белән Динар Кадыйров хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.

- Нәкъ менә шундый егет-ләр белән без һәрвакыт горурландык һәм горурланачакбыз. Якташларыбызның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз һәм илебезнең киләчәге хакына гомерләрен биргән геройларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен барысын да эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова. Ул солдатның әти-әнисенә батыр егет тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерде һәм чиксез сабырлык теләде.  

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әлмәт батыр татар гимназиясе