Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт җәмәгать урыннарында уен җиһазларын яңарталар

Әлмәт парклары һәм скверлары – балаларның һәм аларның ата-аналарының яраткан ял итү урыннары.

 Әлмәт җәмәгать урыннарында уен җиһазларын яңарталар

Әлмәт парклары һәм скверлары – балаларның һәм аларның ата-аналарының яраткан ял итү урыннары. Балалар мәйданчыклары җиһазларын интенсив куллану аларның  тузуына китерә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова мәйданчыкның зарарланган элементларын алыштыруны йөкләде.

Яңарту кысаларында берничә популяр ял итү урынында эшләр башкарылды инде.

Әйтик, «Саулык» паркында өч яңа батут һәм ике «Гнездо» таганын яңартканнар, тросс һәм тарзанканы беркетү системасын алыштырганнар; «Шәмсинур» паркында – өч урам тренажеры; шәһәр күлендә – ике эчә торган фонтан һәм өч  качалка; шарлавыклы буаларда – биш яңа батут һәм өч «Гнездо» таганнары яңартылган.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса