Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраткан эшенә бүген дә тугры

Теплотехник булырга тиз генә карар итмәсә дә, Лидия Бычкова хәзер үзен бу эштән һәм коллективтан башка күз алдына да китерә алмый.

УТНГПның 2 нче котельныенда химик юл белән су чистарту аппаратчысы булып эшләүче Лидия Владимировна декабрь башында түгәрәк гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбиляр адресына хезмәттәшләреннән ихлас теләкләр, эчкерсез рәхмәт сүзләре яңгырады.

 

Юл башында

Казан авиация-техник көллиятендә укуын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, Лидия Татарстанның иң эре предприятиеләреннән берсенә эшкә урнаша. Производствода эшләүнең һәм хезмәттәшләре белән аралашуның тәүге күнекмәләрен ул нәкъ менә биредә ала да. Ә кешеләрне тыңлый белү, активлык һәм инициатива күрсәтү, үз алдына куелган бурычларга җаваплы карау кебек сыйфатлар аңа студент елларыннан ук хас була. Үз-үзенә ышанган, шат күңелле һәм аралашучан, хәлиткеч гамәлләргә әзер булган кыз һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный.

Кызның тормышында барысы да үз чираты белән бара – кичәге студент яңа урынга тиз җайлаша һәм эш ритмына кереп китә, заводта үткән төрле чараларда актив катнаша башлый. Ачык һәм шаян холыклы Лидиягә игътибар итүчеләр аз булмый – кызга тормыш юлдашын сайлап, гаилә корырга да вакыт җитеп килә ич. Әмма аның йөрәген яулаган кеше инде күптән барлыгын бик азлар гына белә шул.

 

Бәхетле гаилә

Лидия Владимировнаның алдагы тормышы гаилә белән тыгыз бәйләнгән. Туйдан соң яшьләр Ханты-Манси автономияле округына күчеп китәләр. Биредә, Көнбатыш Себердә, төньяк табигатенең уникаль матурлыгы хозурында, гаиләдә бер-бер артлы ике кыз дөньяга килә. Балалар туу белән яшьләрнең тормышы яңа тылсым, үзенчәлекле мәгънә ала.

Ерак төбәкнең кырыс табигате гаилә тормышына үз төзәтмәләрен кертә. Кызларның берсенә җылырак климат сайларга киңәш итәләр, һәм гаилә туган җирләренә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Бычковлар Әлмәтне сайлыйлар. «Иске» урынга тиз арада җайлашканнан соң, яңа тормыш башлана. Балалар мәнфәгатен һәрвакыт алгы планга куйган әни буларак, Лидия Владимировна өйләренә якынрак булган эш таба. Шулай итеп утыз ел элек «Татнефть»нең хезмәткәре булып китә.

 

Хатын-кыз һөнәре

Бүген Лидия Бычкова УТНГПның 2 нче котельныенда химик юл белән су чистарту аппаратчысы булып эшли. Ионнар алмашу алымы белән суны химик чистарту процессларын тормышка ашыручы җиһазлар һәм агрегатлар белән идарә итә. Бу эш химия һәм суның сыйфатына контрольлек итү системалары өлкәсендә тирән белемгә ия булуны, җиһазларның куркынычсыз эшләү нормаларын һәм стандартларын аңлауны таләп итә.

– Лидия Владимировна бик тырыш кеше. Үзенә ышанып тапшырылган бар эшне җиренә җиткереп башкара. Аның белән эшләве рәхәт тә, уңайлы да – нәрсәне дә булса кабат-кабат искәртеп тору яки тикшерү зарурлыгы юк. Ул технологик инструкцияләрдән тайпылмый һәм су чистарту процессында теге яки бу үзгәрешләр килеп чыкканда ничек эш итәргә кирәклеген төгәл белә, – дип сөйли Лидия ханым турында установка начальнигы Марат Ибраһимов.

Юбилярның хезмәттәшләре аны коллективның җаны дип саныйлар. Нинди генә мәсьәлә килеп туса да – производство темасымы ул яки тормыш фәлсәфәсеме – ул һәркемне тыңларга һәм хәл итү юлын киңәш итәргә әзер. Лидия Владимировна күңелгә ятышлы итеп сөйли белә, ә хатын-кызлар коллективында андый кешеләрне аеруча якын күрәләр.

– Гаилә бәйрәмнәре һәм оныклары белән очрашулары турында аның сөйләгәннәрен китап итеп язарга була – шулкадәр кызыклы тарихлар. Лидия белән сменалар да сизелмичә үтә – ул ачык күңелле, эчкерсез һәм кайгыртучан. Ә кеше белән озак вакыт бер урында булганда бу бик мөһим, – дип саный өлкән котельный операторы Руфина Пигалева.

Еллар узу белән дә героебыз тормышка мөнәсәбәтен үзгәртми, яшьнәп яши бирә. Күп вакытын балалары һәм оныклары белән аралашып үткәрә, урманда йөрергә ярата, спорт белән шөгыльләнә һәм шәһәрдә узган барлык чараларга йөрергә тырыша. Лидия теләсә нинди очрашуны бик җиңел итеп бәйрәмгә әйләндерергә сәләтле ханым. Шуның өстенә ул элеккечә үк хезмәтенә гашыйк.

– Белгечлек сайлаганда шикләнгән вакытлар да булды инде. Миңа җиһазлар, химия һәм җылылык техникасы белән бәйле бөтен нәрсә ирләр эше кебек тоела иде. Хәзер шуны ышанып әйтә алам, химик юл белән су чистарту аппаратчысы – нәкъ менә хатын-кыз һөнәре, – ди, елмаеп, Лидия Бычкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса