Бәйрәмнәр хәвефсез узсын
Әлмәт җирлегендә Яңа елны каршылау чараларын оешкан төстә, хәвефсез уздырып җибәрү максатында район башкарма комитеты каршында махсус комиссия оештырылды.
Аның составына янгын күзәтчелеге, газ службасы хезмәткәрләре, җирле үзидарә советы һәм идарәче компанияләр вәкилләре керде. Төркемнең төп бурычы – өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләрне, социаль якланмаган һәм күп балалы гаиләләрне ачыклау һәм аларның торакларында янгын куркынычсызлыгы шартлары булдыру. Хәзерге вакытта комиссия әгъзалары ике йөзләп гаиләдә булганнар. Электр, газ җиһазларын, мичләрне эксплуатацияләү торышын һәм кагыйдәләрне үтәүне тикшереп йөргәндә алар әлмәтлеләр белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәреп, бушлай янгын сигнализацияләре дә урнаштырганнар.
Яшерен-батырын түгел, Яңа елдан соң озакка сузылган яллар вакытында халык бәйрәм шаукымына ияреп китеп, ут белән саксыз эш итә башларга, электр җиһазларын һәм җылыту системаларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозарга мөмкин. Янгын күзәтчелеге бәхетсезлек очракларының нәкъ менә шушы Яңа ел бәйрәмнәре чорында аеруча күбәеп китүен раслый. Иң беренче чиратта зыян күрүчеләр – ялгыз яшәүче пенсия яшендәге гражданнар, инвалидлар, кече яшьтәге балалар. Үлем-китемгә еш кына спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгып китү дә сәбәп була.
Бүгенге көндә социаль якланмаган гражданнарның, күп балалы гаиләләрнең төзек булмаган мичләрен, торак йортларындагы электр җиһазлары системаларын ремонтлау яисә алмаштыру, автоном янгын хәбәрчеләре, янгын сүндерүнең беренчел чараларын сатып алуда булышлык күрсәтү кебек чаралар тормышка ашырыла. Чаралар үтәлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова үзе дә контрольдә тота. Әлеге уңайдан ярдәм кирәк булган гаиләләрне ачыклауда әлмәтлеләрнең дә булышлыгы сорала. Күп фатирлы торак йортларда һәм шәхси секторда яшәүче алда санап кителгән категория кешеләр турында идарәче компанияләргә яки 8(8553) 39-01-08 телефоны буенча шәһәр башкарма комитетына шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Бер-беребезгә карата игътибарлы булып яшик, бәйрәмнәребез хәвефсез узсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа