Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел хыяллары тормышка аша

Яңа ел бәйрәме алдыннан теләкләр теләү гадәти күренеш.

Әмма ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның хыялларын тормышка ашырыр якыннары булмаска мөмкин. Шуңа аларга ярдәм йөзеннән «Теләкләр чыршысы» акциясе булдырылды. Әлеге күркәм хәйрия чарасына район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да кушылды. Ул хакимитнең фойесында урнаштырылган чыршыдан балаларның теләге язылган шар формасындагы өч открытканы сайлап алды.

13 яшьлек Радмир чыбыксыз колакчыннар турында хыяллана, апалы-сеңелле Ангелина белән Марина төнге лампа һәм тимераяк алырга тели, ә 7 яшьлек Богдан идарә пульты булган машина сораган.

«Балачак хыяллары тормышка ашарга тиеш, шуңа күрә Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларның теләкләрен, һичшиксез, үтәячәкмен», – диде Гүзәл Мөдәрис кызы.

«Теләкләр чыршысы» акциясенә һәркем кушыла ала. Бүгенге көндә әлеге хәйрия чарасында 100 дән артык әлмәтле катнашкан инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса