Ел тәмамланган чорда Әлмәт җирлегендә яңа билгеләнүләр турында игълан ителде
Бу турыда узган дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.
9 декабрьдән Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары вазифасына Корников Руслан Анатольевич билгеләнде. Руслан Анатольевич тәҗрибәле, хәрби комиссариат эше белән таныш профессионал, – диде ул яңа җитәкче турында.
Руслан Корниковның биографиясе тулысы белән хәрби хезмәткә багышланган. 1993 елда ул Тольяттидагы югары хәрби төзелеш команда училищесын тәмамлый. Аннан соң Кемерово өлкәсендә, Барнаулда, Бийскида, алга таба Абаканда, Новосибирскида хезмәт итә. Запастагы подполковник үзенең эшчәнлеген 2012 елда хәрби комиссарлар структурасында дәвам итә. Әлмәткә Алтай өлкәсеннән күченеп килгән.
16 декабрьдән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенең яңа җитәкчесе итеп Илдар Фәнил улы Нәбиуллин билгеләнде. Илдар Фәнил улы әйләнә-тирә мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән җитәкче. Ул Әлмәт районында хезмәт куеп, бүлек начальнигыннан алып Экология һәм төзекләндерү департаменты директорына кадәр юл үткән шәхес. Күпләр хәтерлидер, 2024 елның июлендә Илдар Фәнил улы Әлмәт районы Үсеш департаменты директоры урынбасары вазифаларын да башкарган иде. Өйләнгән, өч бала тәрбияли.
Яңа җитәкчеләргә җаваплы хезмәтләрендә уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа