Тәүге юл яручының җиңел булмаган хезмәт юлы
Валентина Тышова: хөрмәт-ихтирамга лаеклы утыз ел эшчәнлек
Һөнәри вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы, шул ук вакытта өйдә ямь тудыручы һәм якыннарын кайгырту һәм игътибар белән чолгап ала белүче хатын-кызлар аеруча зур ихтирам уята. Шундыйларның берсе – Валентина Тышова.
Миңлебай газ эшкәртү заводында утыз еллык фидакарь хезмәт эшчәнлеге дәверендә Валентина Арсентьевна оператордан хезмәт һәм эш хакы бүлегенең нормалаштыру буенча инженерына кадәр юл үтә. Бу көннәрдә ул олуг юбилее уңаеннан кунаклар кабул итә һәм туган заводы белән бәйле якты мизгелләрне гадәттәгедән ешрак искә ала.
Аның тормышында завод
Валентина Тышованың хезмәт кенәгәсендәге беренче язма 1955 елның 12 ноябрендә барлыкка килгән – бу аның операторлар әзерләү курсларына кабул ителү елы. Газ-бензин заводына ул ире Павел Мефодьевич белән бергә әле заводның беренче чиратын төзү һәм эшләтеп җибәрүгә әзерлек барган чорда урнаша. Шулай итеп, ирле-хатынлы Тышовлар Татарстанның газ эшкәртү тарихы языла башлауда катнашкан беренче юл яручылар сафына эләгәләр.
Миңлебай газ-бензин заводының илебездәге иң эре газ эшкәртү комплексы дип аталачак вакытлары алда була әле. Ә баштагы чорда беренче хезмәткәрләргә җиһазларны да, технологик процессларны да нульдән башлап үзләштерергә туры килә – аларны турыдан-туры эш урыннарында өйрәтәләр. Заводны эшләтеп җибәрүгә әзерлектә катнашкан һәм газ кабул итү өчен беренче эшермәләрне ачкан кешеләрнең язмышы әнә шундый була.
Унбер ел Валентина Арсентьевна газ киптерү буенча оператор булып эшли. Көн арты көн ул газ эшкәртү җиһазларының эшен көйли һәм җайга сала, сыйфатны контрольдә тота һәм газны дымнан һәм башка катнашмалардан киптерү буенча технологик процессларның нәтиҗәлелеген тәэмин итә.
Тарих белән бер адымнан
Еллар уза тора, заводның куәте көчәя бара – яңа установкалар төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Завод белән бергә белгечләр дә үсә. 1968 елда Валентина Лениногорск нефть техникумының кичке бүлегенә укырга керергә карар итә. Белем алгач, хезмәт һәм эш хакы бүлегенә күчә һәм нормалаштыру буенча инженер булып китә.
Биредә аның профессионализм һәм зирәклек, төгәллек һәм игътибарлылык, катлаулы производство мәсьәләләрен чишә белү кебек эшлекле сыйфатлары тагын да ныграк ачыла. Бу һәм башка күп кенә асыл сыйфатлары белән Валентина Арсентьевна хезмәттәшләре арасында абруй-ихтирам, завод җитәкчелегенең хөрмәтен һәм танылу яулый.
Тормыш кыйммәтләре
Заводтагы дуслык еллар үтү белән дә җуелмый. Юбилярга бу көннәрдә төрле шәһәрләрдәге элеккеге хезмәттәшләреннән килгән күпсанлы котлаулар моңа ачык дәлил булып тора. Валентина Тышова кайчандыр заводта бергә эшләгән кешеләрдән чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек теләгән иң җылы котлаулар кабул итә. Элеккеге хезмәттәшләре белән эчкерсез сөйләшүләр, үткәннәр турындагы якты истәлекләр юбилярның күңелен шатландыра һәм җанын җылыта.
Валентина Арсентьевнаны туганнары да сөендерә. Аның янында бүген кызлары, оныклары һәм оныкчыклары. Һәркайсы аны үзенчә ярата һәм чын күңелдән кайгырта. Ә бит кайчандыр аларның барысы турында Валентина үзе кайгырткан. Вакыты җитеп, аның алдына заводта калыргамы яки лаеклы ялга чыгаргамы дигән сорау килеп басканда, завод күптән инде аның икенче туган йортына әйләнгән булса да, әбинең үсеп килүче оныкларына мәхәббәте көчлерәк булып чыккан.
Римма Абдуллина,1 нче цехның ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа