Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасы узды

Башка төбәкләрдән аермалы буларак, шигырь бәйрәме Әлмәттә язын да, көзен дә уздырыла.

Аның беренчесе, әлбәттә инде, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә үтсә, икенчесе гадәттә октябрь аенда оештырыла. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия бирелү тантанасын иҗат әһелләре әнә шулай, Шигърият бәйрәме дип атый.

Җомга көнне шәһәргә республиканың гына түгел, аннан читтә дә иҗат итүче каләм осталары җыелды. Аларны бирегә кабатланмас әсәрләре белән халык күңелен яулаган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова истәлеге китерде. Вакытыннан алда арадан киткән шагыйрәнең һәйкәлен каләмдәшләре бүген дә кызыл канәферләргә күмде.

"Безнеке", - диләр әлмәтлеләр Саҗидә Сөләйманова хакында. Башкортстан якларында туып-үссә дә, аның гомере Әлмәттә уза, кабатланмас әсәрләре Әлмәттә иҗат ителә. Исемен мәңгеләштерү максатыннан бер урамга, китапханәгә аның исеме бирелде. "Татнефть" ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия гамәлгә куелды. Әлеге бүләк ияләренең исеме көзен, октябрь аенда игълан ителүе очраклы түгел - шагыйрәгә быел 3 октябрьдә 87 яшь тулган булыр иде. Мәртәбәле премиягә 8 ел дәвамында Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче 40 тан артык шагыйрь һәм язучы лаек булды.

Премиянең абруе елдан-ел күтәрелә бара. Бу хакта "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Рухият" рухи яңарыш фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев тә билгеләп үтте.

- Елдан-ел премия ияләрен билгеләү авырлаша. Чөнки аңа дәгъва кылучылар күп һәм барысы да әлеге бүләккә лаек шәхесләр. Бу Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкнең дәрәҗәсе хакында сөйли , - диде ул.

Нефтьчеләр адресына бу көнне дә шактый гына рәхмәт сүзләре яңгырады. "Рухият" бит әле премия бирү белән канәгатьләнми, иҗатчыларның китапларын бастырып чыгаруда да ярдәм итә. Бүгенге заманда әсәрләрне китап итеп чыгару авырлыгы һәрберебезгә мәгълүмдер. Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да мәдәниятебезне үстерүдә үз өлешен керткән, кабатланмас эз калдырган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне гамәлгә куйганнары, әдәбият-мәдәният юнәлешендә тирән эчтәлекле эш алып барганнары өчен "Татнефть" җитәкчелегенә муниципалитетның рәхмәтен ирештерде. Аның җылы сүзләрен Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов һәм башкалар дәвам итте.

Менә быелгы лауреатларга да сәхнәгә күтәрелер чак җитте. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә бу юлы 5 томлык сайланма әсәрләре өчен Гәрәй Рәхим (Казан), "Бәхетең үз кулыңда" җырлар һәм ноталар җыентыгы өчен Шәмсия Җиһангирова (Казан), "Әниемне таптым", "Гомерлек сабак" китаплары өчен Рушания Низамова (Аксубай районы) лаек булдылар. Кызыксындыру премияләре "Сары яулык" китабы өчен Миңзифа Әхмәтшинага (Әлмәт), "Ике әни һәм бер математика" китабы өчен Ләлә Сабировага (Казан), "Хәйретдин Мөҗәй: тормыш юлы һәм иҗаты", "Азнакай" китаплары өчен Марсель Гариповка (Башкортстанның Октябрьский шәһәре) бирелде.

Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган студентларга шулай ук күркәм традиция буенча Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия бирелде. Ун студентның икесе Әлмәттән булуына шатланмый мөмкин түгел. Болар - Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Роланда Нәгыймова һәм ТИСБИ филиалында белем алучы Екатерина Аничкина. Иҗат мәйданына аяк атлаучы яшьләргә инде танылган, дан-шөһрәт казанырга өлгергән абый-апалары янәшәсендә басып тору, исемле бүләккә лаек булу аеруча зур дәрәҗә. Тагын да куанычлысы - алар алга таба да иҗат итәләр. Рафис Корбанов искәрткәнчә, стипендия алучылар арасында Язучылар берлегенә кабул ителүчеләр дә байтак.

Әлмәт драма театры артистларының Саҗидә Сөләйманованың иҗат елларын чагылдырган сәхнәләштерелгән күренеше, Бәширә Насыйрова, Рөстәм Асаев һәм башкаларның җыр-биюләре ямь өстенә ямь булды. Күркәм гадәт буенча көзге шигырь бәйрәме Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган, нефтьчеләр башкаласының визит карточкасына, гимнына әйләнгән "Урсал тауда" җыры белән тәмамланды.


Ирина Апачаева

Автор фотолары

Гәрәй Рәхим, күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы:

- Минем премияләрем аз түгел (Гәрәй Рәхим - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты да - И.А.) Ләкин, шулай булуга да карамастан, бүген бирелгән премия - Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк миңа бик якын. Ул минем туган ягымның һавасын алып килгән, якташларымның күңел җылысын биргән кебек булды. Әлеге премиягә ия булу - зур дәрәҗә. "Татнефть" компаниясенә зур рәхмәтлемен. Шул рәвешчә ул татар әдәбияты үсешенә ярдәм итә. Шагыйрә арабыздан иртә китте, аның иҗатына тиешле бәһа бирә алмый калдык. Нефтьчеләр Саҗидә Сөләйманова иҗатын бәяләделәр. Бу һәркем өчен зур шатлык.

Без Саҗидә белән бик дус идек. Мин гел Әлмәттә була идем. Казанга килгәч тә гел аралаштык, поэзия мәсьәләсендә фикерләр уртаклаша идек. Без бит аның белән әдәбиятка да бер тирәләрдә килдек. Саҗидә Сөләйманова эчкерсез саф күңелле, һәркемгә олы хөрмәт белән карый торган зат иде. Аның белән сөйләшеп утырулары үзе бер гомер иде. Ул үзе фәлсәфи дә, тормышчан да иде. Аның белән аралашканнан соң җанга ниндидер яңалык алып китә идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250