Беренче татар әниләр форумы
Иманлы, тәрбияле, ялкынлы «хыял» канатларын киеп, очып йөрим.
Йөздән артык әни җыелсын да ди, ничек инде «очып» йөрмисең?! Үзләре зыялы, үзләре талантлы, үзләре тәҗрибәле – сокланып туймаслык. Хис-кичерешләрне язып кына бетерерлек түгел.
Үземне Әниләр марафонында беренче тапкыр сынап, татар әниләренең беренче форрумында катнашырга насыйп булуы үзе бер могҗиза диярсең. Югыйсә, әниләр марафоны бишенче тапкыр үткәрелгән бит быел. 21 көн дәвамында, кызыклы, шул ук вакытта көн кадагына суккан сорауларга җавап биреп, биремнәрне тиешенчә үтәп барырга тырыштым. Оештыручыларыбыз – проект авторы Динара Әхмәт, «Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре hәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән 300 дән артык катнашучы Әниләр арасыннан, 179 финалист сайланып, 100 әнине кунак итте. Мин дә финалист булуым белән бик бәхетле. Әлмәт районыннан җиде әни финалистлар исемлегендә булсак, мәркәзебез Казанга биш әнигә бару насыйп булды. Гөлия Җамалиева, Эльза Гобәйдуллина, Гөлнур Гаптелхакова, Гөлназ Галимова һәм мин.
Бәйрәм программасының энәсеннән җебенә уйланып оештырылуы мине таң калдырды. Рамил хәзрәт Юныс «Мәхәббәт телен беләсезме?», балалар табибы, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин «Балаларда заман чирләре», талантлы, җырчы Баhавиевлар гаиләсе «Татар мохитында талантлар үстерү», беренче татар коучы Илүзә Әминова «Хыяллардан чынбарлыкка» дигән чыгышларын саф татарча, камил, әдәби телдә безгә кызыклы итеп җиткерделәр. Кызыклы әңгәмә белән үрелеп барган спикер чыгышлары, төгәллекләре аерым игътибарга лаек. «Күңел дәфтәребез» тулып, «язып» барган hәр сүз безгә үз вакытында юлдаш булыр дип уйлыйм. Уйландырды, рухландырды, хыялларны чынга ашырды БеренчеТАТАРӘниләрФорумы-2024.
Гүзәл һәм Илназ Баhавиевлар гаиләсенең җырлавы бәйрәмне тагы да җанландырып җибәрде. Ә менә балаларга белем биреп, үзе дә иҗатта яшәгән Зөлфия ханым Хәкимованың хыялы чынга ашты, сәхнә түренә күтәрелеп, җырын башкарды.
Татар кунакта нишли әле тагын? Бигрәк тә әниләр, гүзәл ханымнар, туташлар? Әлбәттә, татарча чәй эчә! «Әни» әзерләгән тәмле ризыклар белән тәнәфес вакытында кайнар чәй эчеп сыйланып кына калмадык, танышып, аралашырга, фотоларга төшәргә дә өлгердек.
Сәгать телләренә карарга тырышмасак та, санаулы вакыт тиз үтә бит ул. Бәйрәм азагында hәр финалистка «Сөембикә» журналына яртыеллыкка язылу hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әни булу бәхетен биргәне, Әниләр марафонында «финалист» баскычына менеп, бәйрәмдә катнашуны насыйп иткәне өчен Аллаһка мең рәхмәтлемен. Очрашулар кабатланып торсын. Әниләр марафоны проекты дөньякүләм татар әниләрен берләштерсен, таныштырсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа