Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Әнвәр Нургалиев: “Хәле бик шәптән тугел”

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең Инстаграм сәхифәсендә әнисенең авырып китүен хәбәр иткән иде инде.

Кичә җырчы газиз кешесенең фотохатирәләрен урнаштырды һәм әнисенең хәле бик уңай булмавын белдерде. 

“Әниемнең ут кебек чаклары. Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән нык матур носки бүләк итте. “Әнвәр балам бу әнкәңә, аяклары җылыда булсын,” - диде. Кызганычка каршы, әниебезнең хәле бик шәптән түгел (аяксыз калды, сөйләшә алмый (Аллаһы бирса барысы да яхшы булыр”, - дип хәбәр итә җырчы. 
Без дә җырчыга сабырлык һәм әнисенең савыгуын теләп калабыз.

 

 

Фото:скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса