Әлмәттә законсыз рәвештә сыра саткан кунакханә комплексын яптылар
Хокук саклаучылар 50 л га якын спиртлы эчемлек алган.
Законсыз рәвештә сыра сатылган кунакханә комплексын Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре япкан.
Хокук саклаучылар шәхси эшмәкәр объектына тикшерү белән килеп, күбекле эчемлек салынган 94 шешәне алганнар. Материалларны Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырдылар.
Анда планнан тыш документар тикшерү башланды. Законны бозган бизнесменга административ җаваплылыкка тарту яный, дип хәбәр иттеләр республика дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәтендә.
Фото: gosalcogol.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа