Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә наркотиклар сатарга ниятләгән җинаятьчел төркем әгъзасы тоткарланган

Республика прокуратурасы Лениногорскидан 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның октябренә кадәр лениногорскилы Татарстан территориясендә наркотик чараларны законсыз сату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем составына кергән.

Тикшерү ТР территориясендә, шул исәптән Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Әлмәт һәм аның тирәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьчел төркем исәбендә 13 авыр һәм аеруча авыр җинаять эше бар дип саный. Ир-ат Әлмәттә синтетик наркотиклар сату буенча гаепләнә. Агымдагы елның 14 февралендә оператив төркем хезмәткәрләре аны яшерен урыннан 1,07 гр. авырлыкта наркотик алган вакытта тоткарлый. Наркотик матдәләр алга таба сату өчен яшереп тотылган.

Тикшерү барышында оператив төркем хезмәткәрләре 1 килограммнан артык наркотик табып ала. Ир-ат тоткарлана. Ул үз гаебен өлешчә таныган.

Гаепләнүчегә гаепләү карарының күчермәсе тапшырылганнан соң, җинаять эше Әлмәт шәһәр судына җибәреләчәк. Шунда ук җинаятьчел төркемнең тагын 8 катнашучысына карата җинаять эше карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса