Әлмәттәге янгында ир-ат зыян күргән
Фаҗигаләр

Әлмәттәге янгында ир-ат зыян күргән

Вәлиханов урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

 Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килүгә, гомуми мәйданы 122 кв.метр булган шәхси бер катлы бүрәнәдән төзелгән торак йорт һәм каралты-куралар янганы ачыклана.

  • Янгын нәтиҗәсендә янгынны мөстәкыйль сүндерергә тырышкан 1968 елгы ир-ат зыян күргән. Ул уң кулы һәм уң чиге өлкәсендә 2 дәрәҗә пешкән, хастаханәгә ятудан баш тарткан. Янгынның сәбәбе ачыклана.