Һәйкәлләр яңартылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбызның күп кенә авыл җирлекләрендә һәйкәлләргә, мемориалларга ремонт ясалды.
Әлеге игелекле гамәл нефтьчеләрнең ярдәме һәм тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Район халкы тарафыннан әлеге күркәм үзгәрешләр чын мәгънәсендә мөһим һәм тарихи чара буларак кабул ителде.
- Мондый гамәлләребез аша дәһшәтле сугышта илебезне дошман кулыннан азат иткән батыр авылдашларыбыз алдындагы бурычыбызның аз гына өлеше булса да үтәлде, - диде алар.
Шул рәвешле Иске Михайловка, Дальняя Ивановка, Бута, Чуваш Сиренькиносы, Кичүчат, Иске Суркин, Түбән Мактама торак пунктларында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын әлеге яңартылган һәйкәлләр янында искә алдылар.
Һәйкәлләр безгә тыныч тормышның кадерен белеп, һәр мизгелнең мәгънәсен тоеп яшәргә өйрәтә, маяк та булып торалар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа