Үзәк чыршы утларын кабыза
Яңа елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара.
Пакларда, скверларда, җәмәгать киңлекләрендә бәйрәм чаралары инде башланып китте. Шулай да әлмәтлеләр калабызның Нефтьчеләр мәйданында урнашкан Үзәк чыршының ачылу тантанасын зарыгып көтәләр. Шушы көннәрдә әлеге чараның датасы һәм программасы билгеле булды. Ниһаять, 22 декабрьдә, якшәмбе көнне Әлмәтнең төп чыршысы аллы-гөлле утларын кабыза. Күңел ачу чаралары төштән соң башланып китәчәк. Бәйрәм түбәндәгечә уза:
15:00 – Яраткан персонажлар катнашында «Смайлик» дип аталган интерактив шоу.
16:00 – «Кыш бабайның төше» музыкаль спектакле (Казан).
17:30 – Кыш Бабайдан һәм Кар кызыннан «Яңа ел утлары яктысында» интерактив программасы.
18:00 – «Just brass» тынлы оркестры чыгышы (Казан).
19:30 – Шәһәр һәм район коллективлары катнашында концерт. «Бозлы ритм» дискотекасы.
Моннан тыш мәйданда Кыш Бабай резиденциясе ишекләрен ача, биредә җыр җырлап, шигырь сөйләп, истәлекле бүләк отарга мөмкин булачак. Резиденция 7 гыйнварга кадәр көн саен эшләячәк. Шулай ук озакламый шәһәрнең бәйрәм мәйданчыклары буенча QR-кодлар җыю белән бәйле традицион Яңа ел квесты да башланып китәчәк. Бу турыда һәм башка бәйрәм чаралары турында тулырак мәгълүматны шәһәр пабликларында, «Әлмәт таңнары» газетасы сайтында, социаль челтәрдәге аккаунтларда күзәтеп барырга мөмкин. Яңа ел бәйрәмнәре күңелле узсын һәм онытылмас мизгелләр бүләк итсен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа