Татар эстрадасының танылган җырчылары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар табигать кочагында ял да итә, хозурланып каен җиләге дә җыя.
«Эх, җиләкле җәйләрне сагынырсың әле! Урманга барып җиләк җыегыз, ялкауланып ятмагыз!» - ди Зөлфия ханым.
Җырчы гаилә матур үрнәк тә күрсәтә, үзләре биш чиләк каен җиләге җыйган. «Каен җиләкләре безне ярата икән, кыш көне чәй эчәргә килегез!» - дип тә өстәгән Зөлфия Шакирова.