Танылган җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар Инстаграм сәхифәләрендә күпләрнең аларга исемнәрен үзгәртеп дәшүләрен әйтә. Бу, әлбәттә, күңелсез күренеш.
«Менә күп кеше безнең исемнәрне бутый!) Ризатны - Разит, Зират(әстәгыфирулла) Зинира - Рәзинә, Зәринә. Ә безнең икебезнең исемне кушсаң, «резина» килеп чыга.
Ә сезнең арагызда Ризат яки Зинира бармы? Булса, кайсы яклардан?» - дип язалар алар.
Фото:скриншот