Төп таяныч һәм иң көчле команда — ул гаилә
Әлмәтнең «Адымнар» гимназиясендә чын мәгънәсендә спорт бәйрәме — «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Гаилә фестивале узды.
Чара гаилә командаларын, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны берләштерде. «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге әгъзалары да үз балалары белән мәйданга чыктылар.
Ачылу тантанасы Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Катнашучыларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов, ӘМР ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, Беренчеләр хәрәкәте вәкиле Айдар Нургалиев, шулай ук депутат, «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Юрий Максимов уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. «Хәрби туганлык»тан стартка Юрий Максимов, Александр Паклин, Евгений Головнин, Артем Денисов, Рәмис Сәфәров, Алинә Хошева һәм аларның балалары чыкты.

Командаларда катнашучылар түбәндәге нормативларны үтәделәр: йөгерү, гәүдәне бөгү, күтәрү, чүгү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү.
– ГТО – ул нормативлар һәм спорт кына түгел, бу гаиләләрне һәм төрле буыннарны берләштерү өчен чын мөмкинлек! Ата-аналар, балалар, әбиләр һәм бабайлар бергәләп нормативлар тапшырырга карар кылганда, бу гаиләнең һәр әгъзасын энергия белән тулыландыра һәм илһамландыра торган вакыйгага әверелә.
- Барлык катнашучылар да ГТО комплексы сынауларын уңышлы үтәделәр, уңай энергия алдылар һәм гаиләнең төп таяныч һәм иң көчле команда булуын исбатладылар, – дип билгеләп үтте Юрий Максимов. Резеда Исмәгыйлева