Әлмәт районында тугыз айда туберкулезның 29 очрагы ачыкланган
Сәламәтлек

Әлмәт районында тугыз айда туберкулезның 29 очрагы ачыкланган

Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары искә төшерә: даими флюорография авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәвалауны башларга ярдәм итә.

2026 елның тугыз аенда Әлмәт районында туберкулезның 29 очрагы ачыкланган-узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10га күбрәк.   

Табиблар билгеләп үткәнчә, күп пациентлар ярдәм сорап авыруның инде көчәйгән формалары белән мөрәҗәгать итә. Аларның яртысыннан артыгы флюорографияне өч ел һәм аннан да озаграк үтмәгән.   

Туберкулез еш кына симптомнарсыз диярлек үсә. Мөмкин булган билгеләр арасында-озак йөткерү, төнлә тирләү, температура күтәрелү һәм хәлсезлек.    Әлмәт үзәк район хастаханәсе табиблары искә төшерә: даими флюорография авыруны иртә стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәвалауны башларга ярдәм итә.