“Гаилә” сүзе рус телендә “җиде мин” мәгънәсендә яңгырый. Гаиләнең элек-электән килгән асылы да шул бит – ул ишле булсын, үз түбәсе астында күп туганнарны берләштерсен.
Зур гаилә
- Иске Михайловка авыл җирлегенә караган Ирекле авылында җиде бала үстерүче Радик һәм Алена Гайфетдиновлар гаиләсе гомер кичерә. Бу гаилә турында ишеткәч тә, алар белән күрешеп, сөйләшәсе, күп бала белән тормыш итүнең бар нечкәлекләренә төшенәсе, гаилә бәхетенең асылын беләсе килде. Озак уйлап тормадык, икенче көнгә сәфәргә дә кузгалдык.
Шуны да әйтергә кирәк, Иске Михайловка авылы җирлегендә яшәүчеләрнең күпчелеге туган нигезләренә берегеп, авыл тормышын яратып, шунда хезмәт итүдән ямь, тәм табып гомер кичерәләр. Гайфетдиновлар гаиләсе дә шундыйларның берсе. Без йортка аяк басканда, хуҗа кеше әле эштә, ләкин озакламый төшке ашка кайтып җитәргә тиеш иде. Безне Алена һәм аның кайнанасы Гөлзәмирә апа бик җылы каршы алдылар.

Өстәлләр сый-нигъмәт белән тулы, йорт эченә тәмле бәлеш исе таралган. Кунаклар килүен Гайфетдиновларның төпчек кызлары Ясминә дә сизенеп, йокыдан уянган. Алена белән сөйләшкәндә сабый да тыныч кына әнисенең алдында утырып, әңгәмәне игътибар белән тыңлый башлады. Радик төшке ашка кайтып керүгә, кызчык тиз арада әтисенең кулына күчте.
Әти кызы
- Әтисе кызы инде ул безнең Ясминә, - дип елмаеп куйды Алена.
- Балаларымның барысын да бертигез яратам, шулай да төпчек төпчек инде ул. Дөресен әйтергә кирәк, гаиләбездә җиде бала булыр дип уйламаган да идек. Мин Аленаның кыз алып кайтуын бик теләдем. Биш малай алып кайтканнан соң, тәки кыз туды, аннан соң менә тагын бер кызыбыз – Ясминәбез дөньяга килде. Куанычымның чиге юк.

Ә иң мөһиме – хатынымнан уңдым. Яшерен-батырын түгел, ир кешенең бәхете – хатыныннан. Алена белән без хуҗалыкта эшләгәндә таныштык. Кавыштык, язылыштык, хәзер инде 14 ел бергә яшибез. Алена – чиста рус кызы, дөресрәге татарча бик яхшы белә торган рус кызы (көлә). Минем аңа хөрмәтем чиксез зур, чөнки безнең гаилә дингә хөрмәт белән карый, балаларымның исемнәре дә саф татар исемнәре. Моңа да ул берничек тә каршы килмәде.
Киресенчә, намаз укыганда да янәшәмдә, әле ашлар, мәҗлесләр уздырганда, бәлешен дә, коймагын да җиренә җиткереп, тәмле итеп пешерә. Ул бик сабыр да бит әле, әти-әнисе гүр ияләре булып, ялгызы калды.
Мин үзем авыл хуҗалыгында хезмәт куям, шуңа күрә дә эшнең иге-чиге юк, ә менә йорттагы мал-туарны хатыным карый. Аллага шөкер, әни бик булыша, рәхмәт инде аңа. Үзебез өчен алты-җиде сарык, савым кәҗәләре, утызлап куян тотабыз, тавык-үрдәк бар. Ходайның рәхмәте белән табыннарыбыз мул, күңелләребез көр, гаиләбез түгәрәк. Бар хыялыбыз – шушы җиде баланы да исән-имин тәрбияләп үстереп, аякка бастыру. Без инде балалар өчен дип яшибез. Алена белән икебез дә гади гаиләдә үскәнгәдерме, тормышның һәрбер мизгеле, һәрбер уңышы безгә бик кадерле. Иң мөһиме – саулык һәм тырышлык дим инде мин, - ди Радик Әлфис улы.

Балалар
- Балаларның күп булуы – куаныч. Иң олы улыбызга 12 яшь, ул алтынычы сыйныфта укый, төпчегебез Ясминәгә 6 ай гына әле. Бездә шулай - олыраклары кечерәкләренә булыша. Аннан без аларны хезмәт белән тәрбиялибез бит. Радикка рәхмәт, ул эшендә дә тырыша, әле балаларны да кайгыртырга, шул арада миңа ярдәм итәргә дә өлгерә. Кайнанамны бик хөрмәт итәм, бар эшләрне дә бергә эшлибез, - ди Алена. Гөлзәмирә апа үзе дә килененнән бик канәгать булып чыкты.
- Аллага шөкер, киленем бик яхшы. Радик белән тату, матур яшәүләре күңелемне тынычландыра. Мин үзем ике бала үстердем, икенче улым янәшәдә генә яши. Ходайның рәхмәте белән хәзер инде ун оныгым бар.
Җомга көнне мәчеткә йөрибез, намаз укыйбыз – шунысы өчен дә куанып яшим. Тормышымнан зарлана алмыйм – заманында сыерын да саудым, фермада да эшләдем, бухгалтериядә дә хезмәт куйдым, почтаны да җитәкләдем, - диде 67 яшьлек Гөлзәмирә апа.
Бер булганнан бар да була диләр – хак сүз. Гайфетдиновлар дәүләт ярдәме белән зур йорт та күтәргәннәр, газны гына кертеп бетерәсе калган булып чыкты.
– Туган нигеземдә, әтиемнең, әниемнең хәер-фатихасы белән гомер кичерәбез, алга таба да шулай булыр дип ышанам. Балаларыбызның киләчәген бүген кайгыртырга кирәк икәнен дә аңлыйбыз, шуңа омтылабыз да, - диде Радик Гайфетдинов.

Афәрин. Бер-береңне хөрмәтләү, кадерен белү һәм алдагы тормышка ныклы нигезле булып керергә өметләнеп гомер кичерү генә гаиләне бердәм һәм бөтен итә. Ә татулык, һичшиксез, бәхеткә юл яра. Резеда Исмәгыйлева