Пилотсыз очкычлар Әлмәт районындагы объектларга һөҗүм итте
Җәмгыять

Пилотсыз очкычлар Әлмәт районындагы объектларга һөҗүм итте

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

  • Иртә таңнан пилотсыз очкычлар Татарстанның көньяк-көнчыгышына һөҗүм итте. Әлмәт янында нефть саклау резервуарлары һөҗүмгә дучар булган. Автомат рәвештә янгын сүндерү системасы һәм хезмәтләрнең җайга салынган эше нәтиҗәсендә эре янгын чыгудан котылып калдылар. Бу хакта "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, кыйпылчыклар белән берничә граждан объекты зыян күргән. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Кирәкле хезмәтләр һәм чаралар урында эшли. Рөстәм Миңнеханов вәзгыять турында докладлар ала.