Кулдан ясалган корал саклаган өчен гаепләнүчеләр эскәмиясенә Әлмәт кешесе эләккән
Җинаять һәм җәза

Кулдан ясалган корал саклаган өчен гаепләнүчеләр эскәмиясенә Әлмәт кешесе эләккән

Әлмәтле гаебен танымый.

Эш материаллары буенча, ир-ат яктылык-тавыш пистолетын сугышчан пистолетка үзгәрткән, дип сөйләделәр шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Экспертиза барлык манипуляцияләрдән соң махсус патроннар ату өчен шома көпшәле утлы корал килеп чыгуын раслады.

Әлмәтле гаебен танымады. Ул чыннан да пистолет саклавын, ләкин аның белән берни дә эшләмәвен белдерде.

Суд ир-атны законсыз әзерләүдә дә, законсыз саклауда да гаепле дип тапты. Аңа 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4,4 ел ирегеннән мәхрүм итү билгеләнгән. Ә тагын-100 мең сум күләмендә штраф.

Әлмәтле хөкем карарына ТР Югары судында шикаять бирергә мөмкин.