Әлмәттә ветераннар арасында волейбол буенча ярышлар уздырылды
Спорт

Әлмәттә ветераннар арасында волейбол буенча ярышлар уздырылды

Барлыгы 11 команда катнашты.

XVII Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре ветераннары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Җиңү өчен 11 команда көрәште.

Лидерлар өчлегенә эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе һәм «Әлмәтнефть» идарәсе командалары чыкты.

1 нче урын — мәгариф идарәсе, 2 нче урын — "Әлмәтнефть",      3 нче урын — эчке эшләр бүлеге

Беренче урын өчен көрәш кызыклы килеп чыкты. Мәгариф идарәсе һәм «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе командалары бердәм уен һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Соңгы минутларга кадәр көндәшләр тигез бардылар, әмма нәтиҗәдә мәгариф идарәсе командасы җиңү яулады.