Әниләрнең дәрәҗәсен бернинди вак-төяк тә киметә алмый
Җәмгыять

Әниләрнең дәрәҗәсен бернинди вак-төяк тә киметә алмый

Әниләр көне уңаеннан үткәннәрне барлап, бүгенге көн вәзгыятенә күз салганда, кеше күңелендәге иң олы хакыйкать тагын бер кат ачыла: ана хезмәтенең бөеклеген бернинди кимчелек тә төшерә алмый.

Әниләр көнен көз көне ясаулары яхшырак та әле.

Хәзер инде бәйрәмнәр күп, кешенең бәйрәм тансыкларга вакыты да, теләге дә юк. Тик Әниләр көне башка һәм ул шыксыз, салкынча көзге көнгә бер җылылык өсти кебек. Алай дисәң, көзнең дә төрле чагы була: кояшлы, елмаеп торганы да, болыт сарган елак чагы да, салкыннары... Әниләр дә шулай бит. Гел көлеп кенә тора алмыйлар. Бик теләсәләр дә... Тормыш булгач төрле чаклары була.

Безнең әниләр ачуландылар да, кирәк чакта сыптырып алырга да күп сорамадылар. Үзе тапкан икән, үзләре хуҗа булдылар. Тарас Бульба кебек. Һәм берәүнең дә «Әни мине ачуланды», – дип зарланып йөргәнен берәү дә хәтерләми. Әни ул – әни. Бетте. 

Хәзер интернетта үзләрен билгеле кешеләр – зур җырчылар дигәннәр, аларга ияреп башкалар да, әти-әниләреннән зарланып, «болай булды, тегеләй булды» дип язалар. Аралашмаулары, сөйләшмәүләре белән мактаналар. Әйбәт түгел. Сине якты дөньяга тудырган әти-әниеңнең яманатын сату, минемчә, бер кысага да сыймый.

Сүз дә юк, кеше фәрештә була алмый, хәтта синең әти-әниең дә. Кемдер кырыс, кемдер бик ягымлы, нечкә күңелле, каты куллы булырга мөмкин. Югары белемле яки мәктәп белеме белән генә дә булганнар бар. 

әниләрнең кадере

Вакыйга

Мин тагын әнигә һәм үземә бәйле бер-ике вакыйганы искә төшерим әле. Минем әни «чүти-пүти» килә тора торган кеше түгел иде. «Каты куллы, йомшак күңелле» диләр андый кеше турында. Каты куллы дигәч, кыйный торган булган дип уйлый күрмәгез. Һич юк. Ләкин холкы кырыс, ике әйтергә урын калдырмый иде. Аш-суга, бүгенге заман өстәл бизәлеше белән чагыштырганда, «5» ле булмаса да яхшы «4» ле куярлык.

Аш, ипи, бәлеш салуны, соңга табарак бавырсак пешерүне бик ярата иде. Иң яратканы – бәлеш салу. Аның өчен бәлеш салу көнбагыш чирткән кебек кенә иде. «Әзер аш, тиз генә бөклисең дә тыгасың», – дия иде ул. Бер авырсынмый иде. Аннан әни бик яратып, рәхәт итеп ипи сала иде.

  • Ул ипинең тәмлелекләре. Кайнар ипине түшәк өстендәге ашъяулыкка йөзе белән әйләндереп сала. Өйгә ачы камыр, казган майлы ипи калае исләре чыга. Шул ипине салкын сөт белән карлыган кайнатмасы кабып ашап җибәрсәң...

Аның үзенең чәй эчеп тә тамагы туя иде кебек. Бәлки шуңадыр да әллә нинди татлы, затлы, шикәрле-баллы бәлешләр пешереп азапланмый иде. Әле тагын, ипи камырын күбрәк куеп, кабартмада пешереп ала иде.

Пичнеке гел башка инде. Мин бит бәләкәй малай. Мин пичнекен яратканны белгәнгә, кайвакыт шундый кабартмаларны мунча пичендә булса да пешереп алгалый иде. (Өйдә бит ипи сала торган пичләр күптән юк, бөтенесе газда) Моны бит әнидән башка кем эшләсен.

әниләрнең кадере

Тәмле ризыклар

Артык оста булмаса да, әнинең дә безгә ниндидер тәмлерәк әйберләр пешереп ашатасы килгәндер инде.  Минем Лениногорск педагогия училищесында укыган вакыт. Бик сагынып интектем инде мин. Беренче курс булгандыр, әни миңа ниндидер, хәзергечә матурлап әйтсәк бисквит кебек камыр пешереп җибәрергә уйлагндыр инде.

Тәмле булсын диптер, аның эчлеген шикәр чөгендереннән ясаган. Болай да баллы чөгендергә шикәр комын да кызганып тормаган. Беләсезме, ул шулкадәр дә нык баллы иде – ашарга бик авыр иде аны. Ләкин мин барыбер ашап бетердем. Авыр булса да. Аны бит әни мине сыйлыйсы килеп пешергән, дип ашадым. Бик нык тәмле булганга түгел, һич юк.

Әни пешергән булганга. Әниләрдә генә була торган үзенчәлекле ярату белән яратып, минем өчен дип пешергәнгә күрә ашадым мин аны. Аннан тагын бер хәл истә калган. Әлегрәк «Татарстан яшьләре» газетасында, аптыраганнандыр инде,

Әти эчә

«Безнең әти эчә...» дигән эчтәлекле хатлар бастыра башлаганнар иде. Ничектер мин дә язарга уйладым. Бәхеткә каршы әни белепме, күрепме туктатып калды. «Улым, әтиеңнән көлмәсләр, синең белән миннән көләрләр. Алай эшләмиләр» диде. Җиде класс түгел, җиде академия бетергән булган ул.

Миңа шактый гына фәнни язмаларга, эшләргә бәяләмәләр язарга туры килде. Әлбәттә, анда нинди дә булса бер кимчелек булмыйча калмый. Бөтен яхшы якларын тәфсилләп язганнан соң, шул кимчелекләр дә әйтелә. Һәм «Бу кимчелекләр әлеге хезмәтнең кыйммәтен, дәрәҗәсен һич кенә дә киметми» дип язып куясың. Аның тәртибе шундый.

Мин дә шулай яздым, тиеш дип. Әйе, шулай язылырга тиеш дип. Ә ни өчен тиеш икәнен аңламыйча. Сукырларча, грамоталы попугай кебек... 

нейроселтәр әниләрнең кадере

Әнине сагынып

Һәм беркөнне машинада әнине сагынып, аның шул чөгендерле күчтәнәчен уйлап авылга кайтып барганда мин «Бу кимчелекләр әлеге хезмәтнең кыйммәтен, дәрәҗәсен һич кенә дә киметми» дигән җөмләнең асылын аңладым.

Барып җитте. Чөнки ниндидер вак-төк хаталар шундый зур хезмәтнең дәрәҗәсен, кыйммәтен һич кенә дә төшерә алмый. Мин үземә ачыш ясадым. Әйе, әниләрнең кадерен, сыйфатын, дәрәҗәсен бернинди вак-төяк хаталар да төшерә алмый, җәмәгать.

Кемнәрдер, үтә дә акыллы кешеләр, аның шулай икәнен белгәннәрдер, тик аңламаганнардыр. Теге «белеме бар да, гыйлеме юк» дигән кебек.  Адәм баласы шулай күп нәрсәне яши-яши генә аңлый шул ул. Мөхәммәт ага Мәһдиев: «Кешеләргә акыл бик соң керә. Миңа бигрәк тә соң керде», – дигән. Шуның кебек, миңа да соң керде бугай. Хәерле булсын.