Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең инстаграм сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклаша.
"Бер ай элек Фәритнең җыры туды! Минем күңелемә май булып ятты бу көй, чөнки, Фәрит үзе язган, һәм иң мөһиме - минем өчен" - дип сөйли җырчы.
Шигырь кирәк булгач, тик торганда "илһам" килгәндерме, әллә"гормоннар" уйнагандыр, күз ачып йомганчы Ландыш сүзләрен язган.
"Бу үземнең тормышымда беренче тапкыр язган шигырем, йөрәгемнән чыккан," - ди ул.