Динар Хөснетдинов: Беренче тапкыр текстны ятлау авырлыгы белән очраштым
Әлмәт театры Казанда «Җил артыннан» спектаклен күрсәтәчәк.
Әлмәт татар драма театры артисты Динар Хөснетдиновка «Җил артыннан» спектаклендәге сүзләрне ятлавы авыр бирелгән.
«Артистлар сүзләрне ничек ятлый дип еш сорыйлар. Нәрсәсе бар инде, репетиция барышында үзеннән үзе истә кала, дип уйлый идем. «Җил артыннан» спектаклен куйганда иң авыры сүз ятлау булды. Текст бик күләмле, монологлар күп. Мин текстны, өйгә кайтып, шигырь ятлаган кебек ятларга ияләшмәгән. Үзеннән-үзе керер дип өметләнеп йөрдем», – ди ул.
Репетицияләр вакытында режиссер Камил Тукаев артистка кисәтү дә ясаган.
«Камил абый труппа алдында: «Рольгә җаваплырак карарга кирәк», – дип әйтте. Шуннан минем кәеф төште, паника башланды. Ике көн калганда текстның 70 проценты гына ятланган иде. Беренче тапкыр шундый хәлгә юлыктым», – дип сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа