Хуҗасы отпуск ялында булганда фатирын 2 миллион сумга “чистартканнар”
Тормыш - яшәеш

Хуҗасы отпуск ялында булганда фатирын 2 миллион сумга “чистартканнар”

Узган атнада фатирның тышкы ишеген җимереп кереп, караклар бер ханымның 2 млн сумлык байлыгын урлаганнар.

Алар 900 мең сумы булган сейфны, ювелир эшләнмәләрне, документларны кулга төшергән.

Хәбәр итүләренчә, узган ел әлеге фатир ведомстводан тыш сак пультына тоташтырылган булган, быел алар килешүне өзгән. Әлеге вакыйгадан соң, гаилә кабат сигнализациягә тоташкан.