Тәмәке тарту өчен урыннар бары тик предприятиеләрдә һәм офисларда, җитәкчелек хәл итүе буенча гына калачак
Агымдагы елның 12 февралендә РФ Дәүләт Думасы тәмәке тартуга каршы закон проектын тикшерде һәм аны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
2013 елның 15 октябрендә проектка кертелгән төзәтмәләргә күз салганда, алар нигезендә дәүләт учреждениеләрендә, югары уку йортларында, мәктәпләрдә, шифаханәләрдә, стадионнарда, подъездларда, лифтта, балконда (әгәр ул күршеләргә комачауласа), паркта, скверда, поездда, вокзалларда, метро янында тәмәке тарту тыела. Бу үзгәрешләр 15 ноябрьдән үз көченә керде. Бу вакытта балалар булган җирдә тартып тору аларга тискәре үрнәк күрсәтү һәм сәламәтлекләренә зыян салу буларак бәяләнә һәм моның өчен штраф салыначак.
«Курилка»лар, ягъни тәмәке тарту өчен урыннар бары тик предприятиеләрдә һәм офисларда, җитәкчелек хәл итүе буенча гына калачак. Ләкин бу вакытта андый предприятиеләр җитәкчеләре өчен югары күләмдә салым кертеләчәк.
Тәмәке тарту турындагы законның беренче этабында тартучыларга штраф салмаска, ә кисәтү ясау һәм шелтә белдерү белән генә чикләнергә карар ителгән булса, 15 ноябрьдән исә «Тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән гражданнарның сәламәтлеген саклау турында»гы 15-ФЗ санлы Федераль законга Дәүләт Думасы тарафыннан хупланган өстәмә төзәтүләр һәм инде билгеләнгән штраф күләмнәре гамәлгә керә. Шулай итеп, балалар мәйданчыкларында тәмәке тарту 2000 нән алып 3000 сумга кадәр штраф белән «кесәгә сугачак». Ә инде бу процесска балигъ булмаган яшьтәге балаларны җәлеп иткән өчен 1000 нән алып 2000 сумга кадәр штраф салыначак. Тәмәке тартуга каршы законда күздә тотылган биналар эчендә һәм гомуми файдалану урыннарында тарткан өчен штраф күләме - 1000 нән алып 1500 сумга кадәр. Балигъ булмаган яшьтәгеләргә тәмәке саткан өчен дә штраф каралган: физик затларга - 3000 нән алып 5000 сумга кадәр, җаваплы урындагыларга - 30 000 нән алып 50 000 сумга кадәр, юридик затларга - 100 000 нән алып 150 000 сумга кадәр.
Елена ФИЛАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа