Самолетлар шартлый тора - кешеләр оча тора
Тормыш - яшәеш

Самолетлар шартлый тора - кешеләр оча тора

Халыкара "Казан" аэропорты ел башыннан 325 200 пассажирга хезмәт күрсәткән.

Бу узган ел белән чагыштырганда 9,1% ка күбрәк икән. Агымдагы елда барлыгы 2754 рейс ясалган. Соңгы вакытта ил арасында рейслар күбәйгән. Ә менә Мисырга һәм Төркиягә юл ябылгач, халыкара рейслар бермә-бер кимегән.