Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Россия 10”: Кол Шәриф мәчете 18нче урында

"Россия 10" проектының өченче турына үткән Кол Шәриф мәчете әлегә 18 нче урында.

Исегезгә төшерәбез, бәйге Россиянең символы булырдай 10 табигый һәм тарихи-мәдәни объектны билгеләү өчен үткәрелә. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә.
Бәйгенең өченче турына 30 объект үтте. Тавыш бирү 1 сентябрьдә башланды. Әлегә иң күп тавышлар Ростов Кремле, Түбән Новгород Кремле, Гейзерлар үзәне, Петергоф, Байкал күле, Троице-Сергиева Лавра, Мамай курганы, Кижи тарихи-мәдәни һәм табигый комплексы өчен бирелгән. Ике объект - "Чечня Йөрәге" мәчете һәм Коломна Кремле 2нче тур нәтиҗәләре буенча ук җиңүче дип игълан ителгән иде.
Кол Шәриф мәчете өчен әлегә 312 меңнән артыграк тавыш бирелгән. Мәчет өчен 1880 номерына sms-хәбәр язып яки 10russia.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин, дип хәбәр итә "Яңа гасыр".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса