Пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында, 4 татарстанлы зыян күргән
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, республикада 67 янгын очрагы теркәлгән.
Былтыр янгын очракларының саны 80 булган.
Янгыннарда 7 кеше үлгән, 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә дучар булган. Фаҗигаләрнең төп сәбәпчесе - ут белән сак эш итмәү.Барлык муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен махсус мәйданчыклар булдырылган иде. Әмма, эшләнмәләрне дөрес кулланмау нәтиҗәсендә, 4татарстанлы төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән.
Чистайда 2, Зәйдә 1, Яшел Үзәндә 1 шундый очрак теркәлгән. Мисал өчен, Чистайда яшәүче 1986 елгы ир-атның бер бармак буыны өзелеп чыккан. Зыян күрүчеләр арасында бала да бар. Әтисе пиротехниканы кабызып җибәргәч, балага тоттырган.
Пиротехниканы тиешсез урында куллану очраклары буенча барлыгы 103 кеше җаваплылыкка тартылган. Аерым алганда, Яр Чаллыда шундый 24, Казанда 5очрак теркәлгән.
Пиротехник эшләнмәләр белән сәүдә итү нокталарына рейдка чыгу нәтиҗәсендә, ялган эшләнмәләр белән сәүдә итүчеләрне ачыклау очраклары да булган. Мисал өчен, шундый 9 объектның эшчәнлеге бөтенләй туктатылган, 1 юридик һәм 33 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа